Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән Мисырның Милли китапханәсе һәм Милли архивы Генераль оешмасы арасында басмалар алмашу кысаларында Татбашархивка Мисыр басмалары килде.
Төрек һәм фарсы филологиясе профессоры Насрулла Мөбәшшир әт-Таразиның “Госманлы төрек телендә матур сөйләм, метрика һәм ритмика” исемле монографиясе (Каһирә, 2014) госманлы төрек стилистикасы һәм поэтикасының төрле аспектларын яктыртуга багышланган.
Саһир Рафигъның “Җитәкче Җәүһәр: Мисырда Фатыймилар дәүләтенә нигез салучы” исемле фәнни-популяр хезмәтендә (Каһирә, 2011) Х гасыр күренекле мөселман гаскәр башлыгы һәм дәүләт эшлеклесе, Каһирә шәһәренә һәм анда урнашкан “әл-Әзһәр” мәчетенә нигез салучы Җәүһәр әс-Сыйкыйллинең биографиясе яктыртыла.