2016 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең “Татарстан архив оешмаларының 2015 нче елгы эш нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга төп максатлары” темасына багышланган киңәйтелгән утырышы узды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәехразиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р. А. Ратникова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р. И. Вәлиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М. З. Шакиров, Россия архивчы тарихчылар җәмгыятенең Татарстан республика бүлеге идарәсе рәисе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы И. Р. Таһиров, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының һәм Министрлар Кабинеты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, республиканың министрлык һәм ведомстволарның җитәкчеләре, республика һәм муниципаль архивларның мөдирләре, Баш архив идарәсе Иҗтимагый советы әгъзалары, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Коллегия вакытында 1916 нчы елда Казанда рус һәм татар телләрендә дөнья күргән вакытлы матбугат басмалары күргәзмәсе эшләде һәм “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы” интернет-порталы тәкъдим ителде.
Баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпова Татарстан Республикасы архив оешмаларының 2015 нче елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2016 нче елга төп максатларына багышланган доклад белән чыгыш ясады.
Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. А. Шәйхетдинов, Казан федераль университетының Халыкара элемтәләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Р. Р. Фәхретдинов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлеге җитәкчесе Г. М. Кәримова чыгышларында архив үсешенең төрле проблемалары, архивчыларның һәм җәмгыятьнең үзара ярдәм итешү мәсьәләләре яктыртылды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Ш. Халиков чыгышында республика архив хезмәтенең эшчәнлегенә уңай бәя бирелде һәм 2016 елга максатлар куелды.
Искәртик, 3 февраль көнне Федераль архив агентлыгы җитәкчесе А. Н. Артизов белән Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты ярдәмчесе Л. Р. Фазлыева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпова катнаштылар. Яклар архив тармагының актуаль мәсьәләләре, алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.