Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде
2016 елның 12 феврале, җомга
«Татарстан Республикасы архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле документлар – хатлар, шигырьләр, фоторәсемнәр һ. б. тәкъдим ителә. Алар арасында Муса Җәлилнең Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе Г. А. Динмөхәммәтовка хәрәкәттәге армиягә китәр алдыннан 1942 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә язылган хат. Документ Россия Федерациясе Архив фонды уникаль документлары Дәүләт реестрына кертелгән.