Казан медицина университетында Милли архив документлары күргәзмәсе узды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

2016 елның 15 февралендә Казан дәүләт медицина университетында профессор В. С. Груздевның тууына 150 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан Республикасы Милли архивы документлары күргәзмәсе узды. Экспозициядә Казан акушер-гинекологлар мәктәбенә нигез салучы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе Викторин Сергеевич Груздевның эшчәнлеге белән бәйле документлар – аның формуляр исемлеге, фоторәсемнәр, галимнең хезмәтләре һ. б. тәкъдим ителде. Алар арасында – В. С. Груздевның 1927 елда Казан университетының медицина факультеты студентлары белән, 1909 елда Киевта һәм 1928 елда Мәскәүдә үткәрелгән акушерлар һәм гинекологлар корылтайларында катнашучылар белән  төшкән фоторәсемнәр. Ул фотодокументлар архивка Казан дәүләт медицина университеты профессоры Л. А. Козлов тарафыннан бүләк итеп тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International