Россия Федерациясе атказанган рәссамы, Россия Сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы, профессор Л. С. Хәсьянова Татарстан Республикасы Милли архивында сакланучы документларны өйрәнә. Ул иганәче, танылган рәсем сәнгате әсәрләрен җыючы, хосусый рәсем галереясенә нигез салучы И. Е. Цветковның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнә. Л. С. Хәсьянова бер улы рәссам булган атаклы Шәрык белгече О. М. Ковалевский гаиләсе тарихы белән дә кызыксына.