Ватанны саклаучылар көненә багышланган документаль күргәзмә ачылды

2016 елның 20 феврале, шимбә
Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициядә Бөек Ватан сугышында катнашучылар – Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил, шагыйрь һәм әдип, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе Г. А. Паушкин, генерал-майор Ю. А. Дарский һәм СССР Хәрби көчләр ветераны генерал-лейтенант В. М. Фомин документлары тәкъдим ителә. Алар арасында тәрҗемәи хәлләр, таныклыклар, грамоталар, хатлар, фронтта язылган көндәлекләр, фоторәсемнәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International