Татарстан Республикасының документаль мирасын популярлаштыру һәм үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү максатыннан «Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә Ватанны саклаучылар көненә багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды.
Экспозициядә Совет хакимиятенең беренче елларында хәрби көчләрнең үсеш тарихын чагылдырган фотодокументлар тәкъдим ителә. Алар арасында Кызыл Армия командирлары, Азин дивизиясе гаскәриләре, 1918 елда Казанда булган беренче хәрби парадларның фоторәсемнәре.