Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының “Тарих” һәм “Педагогик белем бирү” белгечлекләре буенча укучы икенче һәм өченче курс студентлары архив практикасын үтәләр. Студентларга архив тарихы һәм эшчәнлеге турында лекция укылды, таныштыру экскурсиясе уздырылды. Практика барышында булачак тарихчылар архив документлары һәм белешмәләр белән эшләү күнекмәләрен алачаклар.