«Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы» проекты гамәлгә куелды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе белән “Видимакс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Мәскәү) тарафыннан берлектә хәзерләнгән “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы” (https://tatarch.vidimax.ru/) инновацион проекты гамәлгә куелды. Интернет-порталда архивның кино-, видеодокументлары, аларга фәнни-белешмә аппараты (монтаж битләре, кыскача аңлатмалар) урнаштырылган, кулланучы тарафыннан документларны эзләп табу функциясе каралган. Кулланучыларга архив фондлары белән танышуны җиңеләйтү, аларга автоматизацияләнгән күптөрле сервислар тәкъдим итү, түләүле онлайн-хезмәт күрсәтү порталның төп максаты булып тора. Проект тикшеренүчеләрнең, кино, радио һәм телевидение өлкәсендә эшләүчеләрнең һәм туган як тарихы белән кызыксынучыларның мәнфәгатьләрен күздә тотып хәзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International