Татарстан Республикасы архив хезмәте җитәкчеләре Удмуртия Республикасына барып кайттылар

2016 елның 4 марты, җомга

2016 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпова, җитәкче урынбасары Р. А. Шәйхетдинова, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы директоры С. Н. Горохов Удмуртия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре буенча комитетка барып кайттылар. Татарстан архивчылары һәм Комитет рәисе Н. В. Тойкина, рәис урынбасарлары Ю. С. Красноперов, С. В. Чучалов  архив хезмәтенең хокукый җәһәттән тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һөнәри хезмәттәшлекне  үстерү юллары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында С. Н. Горохов «Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивының виртуаль уку залы» порталын тәкъдим итте.

Татарстанлылар шулай ук Удмуртия Республикасы Үзәк дәүләт архивы һәм Удмуртия Республикасы Иҗтимагый-хокукый документлар дәүләт архивында булдылар. Архив директорлары Н. А. Красильникова һәм Н. В. Василечко белән информацион технологияләрне гамәлгә кертү, документлар сакланышын тәэмин итү һәм архив документларыннан файдалану мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International