Госман Бакир тууына 120 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2016 елның 11 марты, җомга
«Татарстан Республикасы Архив хезмәте» сайтының Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы сәхифәсендәге «Күргәзмәләр» бүлегенә ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре язучы Госман Бакир (Госман Фатхулла улы Бакиров) тууына 120 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә язучының фронтта алып барган көндәлеге, гәзитләр, фоторәсемнәр һәм башка документлар тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International