Татарстан Республикасы Милли архивы Исмәгыйль Гаспринский турында сөйләде

2016 елның 16 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәрләре «Татарстан радиосы» өчен җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, мәгърифәтче, педагог, нашир Исмәгыйль Гаспринскийның тууына 165 ел тулуга багышланган «Архивларга күз салыйк» радиотапшыруын әзерләүдә катнашты (http://radiotatarstana.ru/ru/10-marta-zaglyanem-v-arkhivy/).
Радиотыңлаучылар  И. Гаспринскийның кызы – җәмәгать эшлеклесе Шәфика Гаспринскаяның шәхси фондында сакланучы 1906 – 1921 елларга караган документлар белән таныштылар. Ул чыганаклар архивка 1998 елда Төркиядәге Әхмәтвәли Мәңгәр хәйрия фонды тарафыннан тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International