2016 елныц 18 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 74 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Шулар арасында Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Милли музее һәм башка оешмаларның документлары бар.