“Вестник архивиста” журналында (2016 елның 1 нче саны) архивның баш белгече И. И. Кармановның “Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында мультимедиа контентын тикшерүне автоматизацияләү” исемле мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә мультимедиа контентында һәртөрле җитешсезлекләрнең булуын-булмавын һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивына саклауга кабул ителә торган аудиовизуаль документларга куелучы таләпләргә туры килүен-килмәвен тикшерүне автоматизацияләү мәсьәләләре карала.
Мәкаләнең аннотациясе белән түбәндәге линккә мөрәҗәгать итеп танышырга мөмкин http://www.vestarchive.ru/2014-1/3302-avtomatizaciia-proverki-myltimediinogo-kontenta-v-centralnom-gosydarstvennom-arhive-aydiovizyalnyh-d.html.