Татарстан Республикасы Милли архивында студентлар архив практикасын үтә

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Милли архивында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының «Тарих һәм җәмгыять белеме», «Педагогик белем» юнәлешләрендә укучы III курс студентлары архив практикасын үтә.  Студентларга архив эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча кереш лекция укылды, документлар күрсәтелде һәм таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Практика үтү дәвамында студентлар фәнни-белешмә аппарат һәм архив документлары белән эш итү күнекмәләре алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International