Татарстан Республикасы дәүләт архивлары республика Мәдәният министрлыгы мөрәҗәгате буенча Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган чараларда куллану өчен шагыйрь исеме белән бәйле архив документларының электрон күчермәләрен эшләп бирделәр. Шулар арасында Габдулла Тукай фоторәсемнәре, Татарстан АССР Совет язучылары берлеге җаваплы секретаре Муса Җәлилнең ВКП (б) Татарстан өлкә комитетына Габдулла Тукай музеен оештыру турында хаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләү турында республика хөкүмәте карарлары, Президент указлары һәм башка документлар.