«Космонавтика көненә багышлана...» дип аталган архивара интернет-күргәзмә әзерләнде
2016 елның 12 апреле, сишәмбе
«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Космонавтика көненә багышлана...»дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында сакланучы фоторәсемнәр, газеталар, афишалар һәм башка документлар тәкъдим ителә.