Татарстан Республикасы Милли архивы Габдулла Тукай Әдәби музеенда оештырылган Төп нөсхә көнендә катнашты.
Архив тарафыннан Г. Тукай белән бәйле документларның төп нөсхәләре тәкъдим ителде. Шулар арасында Г. Тукайның 1886 елда Казан губернасы Казан өязе Кушлавыч авылында тууы турында метрика язуы, шагыйрьнең беренче татар актрисасы Сахибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап 1909 елда язган «Ике кояш» шигыренең автографы, Г. Тукай шигырьләре җыентыгына 1911 елда Казан жандармериясе тарафыннан арест салынуга караган документлар һәм башка чыганаклар бар.