2016 елның 21 нче апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының архив бүлекләре җитәкчеләре катнашты. Җыелышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы архив тармагын информатизацияләү үсеше перспективалары.
2. Дәүләт, муниципаль һәм социаль җәһәттән әһәмиятле хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча чаралар программасын гамәлгә ашыру барышы.
3. Татарстан Республикасы Милли архивының чыганаклары булган оешмаларның эшчәнлеге мисалында электрон документлар белән эш итүне оештыру ысуллары.
4. Татарстан Республикасының дәүләт милкенә караган архив документларын саклау, туплау, исәпки алу һәм файдалану буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәү өчен республика бюджетыннан җирле үзидарә органнарына бүлеп бирелгән субвенцияләрне тоту нәтиҗәлелегенә анализ.