Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган архивара интернет-күргәзмә әзерләнде
2016 елның 26 апреле, сишәмбе
«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу мөнәсәбәте белән»дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында һәм Татарстан Республикасы Арча муниципаль архивында сакланучы фоторәсемнәр, афишалар һәм башка документлар тәкъдим ителә.