Булачак реставраторлар Татарстан Республикасы Милли архивы документларын өйрәнәләр

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли архивында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Архитектура мирасын торгызу һәм реставрацияләү» белгечлеген өйрәнүче студентлар өчен дәрес үткәрелде. Студентлар шәһәр төзелеше буенча аеруча кыйммәтле документлар, шул исәптән, Казандагы биналарның план-сызымнары, шулай ук архивның фәнни-белешмә аппараты белән таныштылар, архив документларын эзләү ысулларын өйрәнделәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International