2016 елның 25 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 432 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 186 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 176 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 314 архив белешмәсе әзерләнде.