Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 71 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казанның 23, 25, 89 нчы урта мәктәпләрендә “Сугышны кичкән сәхифәләр (1941-1945 нче еллар Бөек Ватан сугышы хатлары)” темасына дәресләр үткәрде. Дәресләрдә архив фондларында сакланучы хатлар, сугыш еллары фоторәсемнәре һәм башка документлар кулланылды.