Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы хәбәр итә

2016 елның 6 мае, җомга
2016 елның 6 маенда А. Н. Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институтында Радио көненә багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивы тарафыннан институт тарихына һәм Татарстанда радиоэлектрон сәнәгать үсешенә багышланган кинодокументлар күрсәтелде. Шулар арасында – 1939 елда төшерелгән «Республикаара журнал», 1980 нче елларда төшерелгән «На Волге широкой» киножурналы чыгарылышлары һ. б. материаллар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International