Татарстан һәм Удмуртия архивистларының очрашуы булды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 11-12 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсе җитәкчесе И. Х. Әюпованың, җитәкче урынбасары Р. А. Шәйхетдинованың Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре буенча комитет рәисе Н. В. Тойкина һәм Удмуртия Республикасы Үзәк дәүләт архивы директоры белән очрашу булды. Архивчылар архив хезмәтенең хокукый җәһәттән тәэмин итү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һөнәри хезмәттәшлекне үстерү юллары турында фикер алыштылар. Татарстан һәм Удмуртия архив хезмәтләре җитәкчеләре И. Х. Әюпова һәм Н. В. Тойкина тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре буенча комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды.

Удмуртия делегациясе шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт архивларында булдылар. Алар республика архивчыларының документларның сакланышын тәэмин итү һәм алардан файдалану, заманча архив технологияләрен гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән таныштылар. Удмурт коллегаларына Татарстан архивчылары тарафыннан Удмуртия тарихына караган фотодокументларның копияләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International