“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Яңа документлар” бүлегенә татар композиторлары – Татарстан АССР Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ф. З. Яруллинның һәм Татарстан АССР комсомолының М. Җәлил исемендәге премия лауреаты М. З. Яруллинның Милли архивка хосусый документлары тапшырылуы турында мәгълүмат урнаштырылды.
Тапшырылган документлар арасында – сәхнә, вокал һәм уен кораллары өчен иҗат ителгән әсәрләрнең кулъязма ноталары, туганнары һәм хезмәттәшләре белән алышкан хатлар һәм башкалар бар.