Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең утырышы узды

2016 елның 20 мае, җомга
2016 елның 20 нче маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт-тикшерү һәм методик комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышында дәүләт һәм муниципаль архивларының 64 оешма-чыганакларының эш номенклатуралары һәм документларны хисапка алу исемлекләре каралды. Алар арасында «Вакууммаш» Ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасы муниципаль районнары авыл җирлекләренең Совет һәм Башкарма комитетлары һәм башка оешмаларның материаллары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International