«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Сабан туеның якты мизгелләре»дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында, Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивында сакланучы фоторәсемнәр, газеталар, афишалар һәм башка документлар тәкъдим ителә.