“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтының “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе һәм Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Архив эшләре комитеты арасында архив эше өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Килешү урнаштырылды.
Килешүдә белгечләрнең стажировкалары, Татарстан һәм Удмурт республикалары халкы тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.