Татарстан Республикасы архив хезмәте Дүртенче Кырым-Мәскәү төбәкне өйрәнү архив укуларында катнашты. Укулар 2016 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Гурзуф поселогында һәм Алушта шәһәрендә үтте. Татарстан архивчыларыннан Татарстан Республикасы Милли архивының фәнни мәгълүмат һәм документларны файдалану бүлеге мөдире Л. О. Кузнецова “Татарстан Республикасы Милли архивында Севастополь шәһәрен саклауда катнашкан, Советлар Союзы Герое Габделхак Сәгыйть улы Умеркин документлары” дигән темага чыгыш ясады.