Татарстан Республикасы Милли архивы хәбәр итә

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли архивы үзенең чыганак оешмалары өчен Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, туплау, исәпкә алу һәм алардан файдалану кагыйдәләрен гамәлгә кертү буенча республика укыту семинарын үткәрде. Семинар эшендә федераль милеккә, Татарстан милкенә һәм хосусый милеккә караган документларны саклаучы дәүләт хакимияте органнары, оешмалары һәм предприятиеләре архивларының мөдирләре катнашты. Оешмаларда электрон документларны туплау, сакланышларын тәэмин итү һәм алардан файдалану мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International