Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Иҗтимагый советның уртак утырышы узды

2016 елның 24 июне, җомга

2016 елның 24 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясенең һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советының уртак утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының коррупциягә каршы экспертизаларын үткәрү торышы, бюджет акчаларын тоту һәм 2016 елның II кварталына дәүләт заказын урнаштыру турында мәгълүмат, Интернет челтәрен исәпкә кертеп массакүләм мәгълүмат чараларында, гражданнарның һәм юридик шәхесләрнең мөрәҗәгатьләрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе вазифалары даирәсендә хезмәт итүчеләрнең эшчәнлегендә коррупцион күренешләр турындагы мәгълүматка мониторинг, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазифаларын биләүче затларның һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат тапшыру нәтиҗәләре һәм башка мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International