2016 елның 23–24 июнендә Саранск шәһәрендә «Документларның нәтиҗәле әйләнеше һәм электрон архивлар: перспективалары һәм үсеш юнәлешләре» исемле II Төбәкара гамәли конференция узды. Чара Мордовия Республикасы Хөкүмәте, Мордовия Республикасы Информатизацияләү һәм элемтә министрлыгы, Мордовия Республикасы Республика архив хезмәте, Мәскәүдәге “Электрон офис Системалары” компаниясе һәм Саранскидагы “Гарант” компаниясе тарафыннан оештырылган иде.
Конференциядә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәге башкарма директоры Т. С. Камалетдинова катнаштылар.
И. Х. Әюпова «Электрон документларны саклау һәм сакланышларын тәэмин итү проблемалары» дигән темага чыгыш ясады.