«Россия киносы елына багышлана...» дип аталган архивара интернет-күргәзмә әзерләнде

2016 елның 1 июле, җомга
«Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль архивлары күргәзмәләре» баннерының «Архивара күргәзмәләр» бүлегенә «Россия киносы елына багышлана...» дип аталган архивара интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә Татарстан Республикасы Милли архивында, Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында һәм Татарстан Республикасы Аудиовизуаль документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы хатлар, протоколлар, кинотеатр биналары проектлары, фоторәсемнәр, кинотеатрларның афишалары һәм башка документлар тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International