“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Милли архивы сәхифәсендәге “Күргәзмәләр” бүлегенә “Казан Богородица монастыре соборы тарихыннан” дип аталган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә монастырь гыйбадәтханәләренең планнары һәм сызымнары, монастырьдә булган монашкалар исемлекләре һәм башка документлар тәкъдим ителә.