Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты планлы тикшерү үткәрде

2016 елның 22 июле, җомга

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2016 нчы елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры” дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International