“Татарстан Республикасы архив хезмәте” сайтының Татарстан Республикасы Дәүләт матбугат архивы сәхифәсенә “Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы” библиографик күрсәткеченең 2015 нче елгы 4 нче санының интернет-версиясе урнаштырылды. Күрсәткеч төрле теманы яктырткан 7230 язманы үз эченә ала.