Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 15 августында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Утырышта Архив эше буенча дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы дәүләт архивларының бүлек җитәкчеләре катнаштылар. Җыелышта Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәтенең агымдагы мәсьәләләре каралды.  Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы хезмәткәрләре Л. Н. Абашинага һәм Л. А. Королевага Федераль архив агентлыгы Җитәкчесенең рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International