“Урал архивлары” журналының чираттагы чыгарылышында (2016 нчы елның 20 нче санында) Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәре Р. Б. Садыйкованың беренче КамАЗ автомобиле эшләнеп чыгуына 40 ел тулуга багышланган мәкаләсе басылып чыкты (https://cloud.mail.ru/public/9rKp/fLN8UquZb). Архив документларына нигезләнеп язылган мәкаләдә Кама автогиганты төзелеше этаплары яктыртыла һәм төзелештә эшләргә теләк белдерүчеләрдән Яр Чаллы комсомол оешмасына килгән хатларга күзәтү ясала.