Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И.Х.Әюпова Россия архивчылары делегациясе составында 2016 елның 5-10 сентябрендә Корея Республикасы башкаласы Сеул шәһәрендә узган XVIII Халыкара архивлар конгрессында катнашты.
Дүрт елга бер үткәрелә торган бу чарада 114 илдән 2 меңнән артык кеше катнашты. Архивчылар форумының “Архивлар, татулык һәм дуслык: глобальләшкән дөньяда башка культураларның үзенчәлекләрен аңлауны, гаделлек һәм хезмәттәшлекне тәэмин итү” дип игълан ителгән төп тема кысаларында Конгресста катнашучылар архив эшенең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар һәм тәҗрибәләрен уртаклаштылар.
Конгрессның эше турындагы мәгълүмат һәм форумда катнашучыларның чыгышлары Халыкара архивлар советының сайтында Конгресс сәхифәсендә урнаштырылган (http://www.ica.org/en/international-congress-2016).