Атилла Расих тууына 100 ел тулуга багышланган интернет-күргәзмә әзерләнде

2016 елның 16 сентябре, җомга
“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Татарстан АССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) тууына 100 ел тулуга багышланган документаль күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә язучының фронтта алып барган куен дәфтәреннән өзекләр, фоторәсемнәр, А. Расихның “Ике буйдак” романы буенча куелган спектакль программасы һәм башка документлар тәкъдим ителә. Әлеге документлар Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International