Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры С. Т. Рәхимов Федераль архив агентлыгы каршындагы Архив эше буенча советның XII утырышында катнаштылар. Чара 2016 елның 20 сентябрендә Самара шәһәрендә үтте. Совет утырышында шулай ук Росархив һәм федераль архивлар җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары һәм архивлары җитәкчеләре, ведомство архивлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Совет Россия Федерациясендә архив эшенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимиятенең архив эше өлкәсендәге вәкаләтле органнары катнашында аларны хәл итүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне әзерләү максатыннан оештырылган. Советның XII утырышында Россия Федерациясе архив учреждениеләренең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча эшчәнлеге турында фикер алышынды.
И. Х. Әюпова “Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү тәҗрибәләре турында” темасына чыгыш ясады.