2016 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең беренчел профсоюз оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте. Конференциядә техник хезмәт инспекторы, Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре Татарстан республика профсоюз комитеты Яшьләр Советы рәисе П. М. Чумаков катнашты. Конференциядә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” Дәүләт бюджет учреждениесенең берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең беренчел профсоюз оешмасы функцияләре тапшырылды. Конференциядә шулай ук профком рәисе М. Д. Банникованың хисабы тыңланды, берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы органнары җитәкчеләре составы сайланды.