Татарстан Республикасы архив хезмәте халыкара түгәрәк өстәлдә катнашты

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының кулланучыларны мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Г. Н. Фәезова  “Әсирлек фаҗигасе” дип аталган халыкара түгәрәк өстәлдә катнашты. Галимнәр, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләрне җыйган бу чара Свердловск өлкәсе Иҗтимагый оешмалар документлары үзәге тарафыннан оештырылган иде. Ул Екатеринбург шәһәрендә үтте. Фикер алышу барышында хәрби әсирләр турында мәгълүмат эзләүче оешмаларның халыкара хезмәттәшлеге,  мәгълүмат эзләү буенча информацион ресурслар булдыру мәсьәләләре һәм хәрби әсирләр турында мәгълүмат эзләү эшен оештыру тәҗрибәсе каралды. Г. Н. Фәезова “Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы фильтрацион-тикшерү эшләрнең характеристикасы, составы һәм алардан файдалану” дигән темага чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International