Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең утырышы узды

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив һәм Иҗтимагый советларның әгъзалары катнашты. Җыелышта Татарстан Республикасы архив эшенең үсешенең фәнни концепциясе проекты белән архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы И. А. Мөстәкыймов, аудиовизуаль продукциянең һәм басмаларның мәҗбүри нөсхәләре һәм аларны камилләштерү турында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры урынбасарлары С. Н. Горохов и Л. М. Нәҗметдинова чыгыш ясадылар. Беренче мәсьәлә буенча тәкъдим ителгән проектны эшләнәсе концепциянең нигезе итеп алырга һәм аны эшләп бетерү өчен эшче төркем төзергәкарар бирелде. Икенче мәсьәлә буенча, яңгыраган тәкъдимнәрне исәпкә алып, 2005 елның 18 гыйнварындагы 5-ЗРТ номерлы “Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү хакындагы Татарстан Республикасы Законы проектын эшләп бетерергә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International