Фәнни-консультатив советның утырышы узды

2016 елның 28 октябре, җомга

2016 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Фәнни-консультатив советы утырышы узды. Җыелышта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлекне үстерү концепциясе проекты белән архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы И. А. Мөстәкыймов, “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесенең документларны нәшер итү һәм басмалар хәзерләү ысуллары турында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры С. Т. Рәхимов чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International