2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова һәм “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры С. Т. Рәхимов “Көньяк Урал археографиясе: Хәзерге дөньяда архив эшенең актуаль мәсьәләләре” XVI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе, Россия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең Р. Г. Күзеева исемендәге этнологик тикшеренүләр институты һәм Россия тарихчы-архивчылар җәмгыятенең Башкорт республика бүлеге тарафыннан оештырылган чара Уфа шәһәрендә үтте.
И. Х. Әюпова һәм С. Т. Рәхимов Башкортостан архивчыларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар, хезмәттәшлек үстерү буенча фикер алыштылар. Ике республика архив хезмәтләре җитәкчеләре тарафыннан Башкортостан Республикасы архив эшләре идарәсе һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды.