“Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты” сайтында “Халыкара һәм регионара хезмәттәшлек” бүлегенең “Регионара хезмәттәшлек турында килешүләр” бүлекчәсенә Башкортстан Республикасы архив эшләре идарәсе һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты арасында архив эше өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү урнаштырылды.
Килешүдә Башкортстан һәм Татарстан республикалары халкы тарихына караган архив документлары турында мәгълүмат һәм документларның копияләре белән алмашу, уртак фәнни конференцияләр үткәрү, бергәләп архив документлары басмаларын хәзерләү һәм уртак документаль күргәзмәләр оештыру каралган.