Татарстанның муниципаль районнарында архив эше үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 11 ноябрендә Татарстанның муниципаль районнарында архив эше үсешенең актуаль мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында үткәрелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова “2016-2020 елларда Татарстан Республикасында архив эшен үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Архив эше белән идарә итүнең бердәм информацион-аналитик системасын гамәлгә кертүгә бәйле буларак Татарстан Республикасы Дәүләт архивының һәм республика муниципаль архивлары хезмәткәрләренең булачак укулары һәм архивларны компьютер техникасы белән тәэмин итү турында сөйләде.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мөдире урынбасары Е. П. Полякова Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге арасында гражданнарның социаль хокукларын яклау юнәлешендә бергә алып барган эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Р. Ә. Шәйхетдинова муниципаль архивларда 2017 һәм 2018 елларга Татарстан Республикасы капиталь кертемнәр программасы буенча капиталь ремонт ясалачагы турында сөйләде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе коллегиясе киңәйтелгән утырышы карарының хуҗалык һәм йорт кенәгәләрен хисапка алу җәһәтеннән башкарылуы тикшерелде, Татарстан муниципаль архивлары фондларының торышы мәсьәләсе каралды, “Казан ныгытмалары”  (“Казанский обвод”) проекты турында мәгълүмат тыңланды.

Киңәшмә нәтиҗәсендә муниципаль архивлар тарафыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәткәндә тиешле процедураларның үтәлүләрен күзәтүгә юнәлтелгән контроль тикшерүләрдә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең катнашуларын дәвам итәргә, ремонтка хәзерләнү буенча оештыру чараларын үткәрергә, алып барылган урыннарында саклану сроклары чыккан хуҗалык кенәгәләрен хисапка алуны һәм муниципаль архивларга кабул итүне дәвам иттерергә карар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International