Казан синтетик каучук заводы төзелә башлауга 85 ел тулуга багышланган документаль интернет-күргәзмә әзерләнде

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

“Татарстан Республикасы Архив хезмәте” сайтына Казан синтетик каучук заводы төзелә башлауга 85 ел тулуга багышланган документаль интернет-күргәзмә урнаштырылды. Экспозициядә завод төзелеше этапларын, завод тарафыннан җитештерү планнарын үтәү, кадрлар әзерләү, стахановчылар хәрәкәтен үстерү мәсьәләләрен, Бөек Ватан сугышы елларында завод эшчәнлеген чагылдырган документлар һәм басмалар тәкъдим ителә. Алар арасында синтетик каучук заводын проектлаштыру комиссиясенең чимал төркеме утырышы протоколы, иң яхшы стахановчыларның исемлеге, заводның 1937 ел өчен эш күрсәткечләре, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм фронтовиклар гаиләләренә 1944 елның 1 августыннан 15 августына кадәр күрсәтелгән ярдәм турында завод администрациясенең хисабы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында сакланучы башка документлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International